Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Подъезд тирәсендә тукталган машиналарның күплеге ашыгыч службалар өчен зур проблема

Апрельдә Казанда күпкатлы йорт ишегалдында автомобильгә ут капты. Янгын сүндерүчеләр йортта туктаган күпсанлы машиналарны ерып янгын учагына килеп җитә алмадылар. Нәтиҗәдә ике машина тулысынча янып бетте.

Подъезд тирәсендә тукталган машиналарның күплеге ашыгыч службаларга юлны тоткарлауның бердәнбер очрагы түгел бу. Бер көнне 125нче янгын часте һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре йорт яны территорияләрендә янгын техникасы белән ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеген тикшереп рейд үткәрделәр. Бактың исә, күпкатлы йортлар ишегаллары машиналар белән тулы була икән.
- Кариев урамының 28, 30, 32, Совет урамының 189, Нефтьчеләр урамының 7 һәм Тимерҗанов урамы йортларында шундый хәл күзәтелә, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Әлмәрис Талипов. - Шәһәр эчендә беренче янгын сагы подразделениесенең килү вакыты 10, авыл җирлекләрендә 20 минуттан артмаска тиеш. Әмма бездә автомобиль йөртүчеләр тавыш һәм ут сиренасы эшләп торуга карамастан, янгын техникасына юл бирмиләр. Өстәвенә, йорт тирәләрендә куелган машиналар да киртә була. Торак йортларга иркен үтә алмау авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә бит транспорт чарасы башка машиналар хәрәкәтен каплый торган җирдә тукталу яки машина кую юл хәрәкәте кагыйдәсен һәм янгын куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләрен бозу булып тора.
Йорт яны территорияләрендә тәртипсез баскан машиналар гына түгел, урамның машиналар йөри торган өлешенә бетон баганалар, плитәләр кую очраклары да бар. Аңлашыла, шәһәрлеләр шул рәвешле машиналарны тәрәзә төбенә яки подъезд ишегенә үк терәп куярга яратучылар белән көрәшәләр. Әмма бу янгын техникасы, ашыгыч ярдәм машинасы өчен уңайсызлык тудыра. Шундый ук проблемалар юл яки үтү сукмагын ябу белән бәйле капиталь ремонт эшләре вакытында туарга мөмкин.
- Ремонт яки төзелеш эшләре алып баручы оешмалар җитәкчеләре янгын частенә шундый эшләрнең үтәлү вакыты турында мәгълүмат бирергә һәм әйләнеп узу юнәлешен күрсәткән билгеләр куярга тиешләр, - ди Альмарис Талипов. - Әмма моны барысы да үтәми. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре йорт яны территорияләренә ирекле үтү мөмкинлеген тикшереп рейдлар үткәрәчәкләр. Биналарга һәм корылмаларга янгын сүндерү машиналарын һәм махсус техниканың юлын санкциясез ябу административ штраф белән яный. Әмма иң мөһиме, тиешсез урынга туктаган автомобильләр янгын очрагында кешеләр үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.
Автомобиль йөртүчеләр саны елдан-ел арта, бу күп катлы йортлар ишегалдындагы машиналардан да күренә. Балалар мәйданчыгы өчен махсус урын да каралмаган вакытта автопарклар мәсьәләсен кем хәл итәргә тиеш соң?
- Тиздән башланачак йорт яны территорияләрен асфальтлау барышында машиналар өчен парковка булдыру да каралган, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сәфиуллин. - Ә асфальтлау каралмаган яңа урамнарга килсәк, анысы киләчәктә хәл ителәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X