Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Поезд йөртүне сайлаганнар

Традиция буенча, августның беренче якшәмбесендә корыч юллар хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Нурлат локомотив депосы станциясе машинистлары Владимир Бобров, Владимир Мухин һәм Рәфис Гыйззәтуллин турыдан-туры тимер юл эшчәнлегенә бәйле күпчелек һөнәрләрдән поездлар йөртүче дигәнен сайлаганнар. Тимер юлчылар бәйрәме алдыннан аларны күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен югары җитәкчелек билгеләп үтте. Владимир Бобров һәм Владимир Мухин Ульян эксплуатация-локомотив депосы начальнигы бүләгенә ия булдылар. Рәфис Гыйззәтуллинны Куйбышев тимер юлы начальнигының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Хезмәтләрен шул дәрәҗәдә бәяләү тармакта зур әһәмияткә ия. Ә машинистларның эш стажлары шактый саллы. Мисал өчен, Владимир Бобров 30 елдан артык машинист булып эшли. Шул еллар эчендә аңа йөк поездлары йөртергә дә туры килгән, хәзер Нурлат станциясе буйлап маневрлы хәрәкәттә мәшгуль. Владимир Мухин да коллегасыннан бер ел соңрак кына машинист һөнәрен үзләштерә, тимер юлда ул 1983 елдан бирле. Тәҗрибәле тимер юлчыларның хезмәт юллары шактый саллы, машинист һөнәрен шәп итеп үзләштерергә омтылучылар бүген нәкъ алардан үрнәк ала. Рәфис Гыйззәтуллин да үз вакытында остазларыннан тәҗрибә туплаган.
- Намуслы, карусыз, юлда йөрү куркынычсызлыгы аның өчен кыйбла гына түгел, ул моңа күнгән, ул аның тормыш мәгънәсе дияргә дә була, - дип бәя бирә коллегасына машинист-инструктор Олег Молчанов. Ул исә, Нурлат тимер юлчылары әйтүенчә, юк сүз сөйләмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат