Премиягә һәркем исәп тота ала
Алкоголь базарында закон бозулар турындагы расланган фактлар өчен һәркем матди бүләкләүгә ия булырга мөмкин.
Моның өчен кагыйдә бозу турындагы хәбәрне "Халык контроле" мәгълүмат системасына юлларга кирәк. Мөрәҗәгатьләрнең конфиденциальлеге гарантияләнә: закон бозу фактлары турындагы уведомлениеләрне бары тик хәбәр җибәрүче үзе һәм "Халык контроле" сайты модераторы гына күрә ала. Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, расланган фактлар өчен 1000нән 3000 сумга кадәр акча алырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел.: 8(84345) 2-06-78.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев