Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Проблемалар берләшеп хәл итүне сорый

Дүшәмбе көнне районның яңа оешкан фермерлар ассоциациясе үзенең беренче җыелышын үткәрде.

Язгы чәчүгә әзерлек бара, фермаларда да вак-төяк мәшәкатьнең бетәсе юк... Әмма шулай да ассоциациянең беренче җыелышына дистәдән артык фермер килү җаен тапкан һәм күтәрелгән проблемалар турында фикер алышуга актив кушылдылар. Ә проблемалар шактый һәм күбесе уртага салып хәл итүне таләп итә торган.
- Инде 1 майдан терлекләрне бары тик үзәкләштерелгән махсус цехта гына чалу рөхсәт ителәчәк. Районда да шундый цех булдыру таләп итеп куела, - дип шуларның берсен күтәрде фермерлар ассоциациясе рәисе Эдуард Иванов.
Район фермерлары исә мондый цехның бер үк вакытта эшкәртү белән дә шөгыльләнүче оешма булуын телиләр. Аны итне ыслау, я булмаса ит продукциясе җитештерүгә җайлаштырырга мөмкин. Республикада исә бу яктан уңай тәҗрибә бар инде.
- Ел саен һәркайсыбызның фермасыннан кимендә 30дан артыграк терлекне урнаштырырга кирәк. Махсус цех ачылса, бу, әлбәттә, проблемадан чыгу юлы булыр иде, - диләр район фермерлары.
Әмма яңа цех ачу шулай ук җиңелләрдән булмасы көн кебек ачык. Монда бизнес-план әзерләү, кертемнәр, махсус урын кирәк булачак, эшне берничә фермер бергәләшеп башлау мөмкинлеге дә бар. Район фермерлары бу уңайдан район җитәкчелегенең ярдәменә өметләнәләр, якын көннәрдә район башлыгы Равил Кузюровка үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерергә ниятлиләр.
Алда торган язгы чәчү эшләре үз җирләре булган фермерлар алдына шулай ук җитди бурычлар куя. Биредә дә күпләр кредитлардан файдалану мөмкинлекләрен карый.
- Фермерлар өчен махсус кредит кооперативы оештырылса яхшы булыр иде, - дип үз тәкъдимен кертте бу уңайдан Якты Күлдән гаилә фермасы башлыгы Хәлил Сатдаров. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова әйтүенчә, районда моңа кадәр мондый кредит кооперативы оештырып карасалар да, ул эшләп китә алмаган. Район фермерлары аның эшен яңарту мөмкинлеген карарга булдылар.
Җыелышта фермерлар өчен дәүләт программалары, аларда катнашу мөмкинлекләре турында да сүз булды, бу җомгада узачак районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына, 20 мартта үтәчәк республика фермерлары съездына делегатлар сайладылар. Шунда ук ассоциациянең район советы территориаль бүленештән чыгып, янә бер кеше белән тулыландырылды, аның составына Киекле кустыннан Равил Мостафин сайланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат фермеры

2
X