Программадан артка калмыйлар
Бу атнада һава температурасы төшү белән район мәгариф учреждениеләрендә чәршәмбе, пәнҗешәмбе укулар үткәрелмәде.
Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мәктәпләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләрен истә тотып эш иткәннәр. Бу кагыйдәләр температура -27 градустан түбән булганда - 1-9, -32дән төшсә - өлкән сыйныфлар укучыларына кагыла. Укучылар программадан артка калмаячак: педагоглар укучыларның барысына да биремнәрне дистанцион рәвештә җибәреп торганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев