Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура хәбәрләре

Хезмәт хакларын - үзвакытында һәм тулы күләмдә

Нурлат шәһәре прокуратурасы җирле гражданнардан кергән мөрәҗәгать нигезендә "ТР Нурлат муниципаль районының ТКХ идарәче компаниясе" МУПы эшчәнлеген тикшерде.

Ачыкланганча, 2017 елның 11 октябреннән "ТКХ ИК" МУПы өч хезмәткәргә 21500 сум күләмендә хезмәт хакы түләмәгән.

Россия Федерациясе Конституциясенең 37нче маддәсе 3нче өлеше нигезендә, һәр кеше бернинди дискриминацияләрсез һәм федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан да түбән булмаган күләмдә хезмәте өчен акча алырга хокуклы. РФ Хезмәт кодексының 4нче маддәсе нигезендә, хезмәт хакының түләү вакытын бозу һәм аны тулы күләмдә түләмәү Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан тыелган "мәҗбүри хезмәт"кә керә һәм гражданнарның хезмәт хокукларын чикли. РФ Хезмәт кодексының 21 маддәсе буенча, хезмәткәр хезмәт хакын тулы күләмдә һә үзвакытында алырга хокуклы. РФ ХКның 136 маддәсе буенча, хезмәт хакы ярты ай саен оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, коллектив килешү, хезмәт килешүе белән билгеләнгән көндә түләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, өч хезмәткәр мәнфәгатьләрен яклап, мировой судка суд карарларын чыгару турында гаризалар юлланган. Гаризалар карау стадиясендә.

Нурлат шәһәре прокуратурасы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев