Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Прокурор тикшерүләре: Уен җиһазлары дәүләткә күчә

Нурлат шәһәр прокуратурасы уен салоныннын алынган милеклне хуҗасыз дип тану турында судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Нурлат шәһәр прокуратурасы Россия МВДсы Нурлат районы бүлегенең икътисади куркынычсызлыг һәм коррупциягә каршы тору төркеме белән берлектә комарлы уеннар үткәрү һәм аларны оештыру эшчәнлеген дәүләти көйләү турындагы закон таләпләренең Нурлат шәһәре территориясендә үтәлешен ткишерде. Тикшерү чаралары барышында законсыз комарлы уеннар оештыру факты ачыкланды. Система блоклары, мониторлар һтм башка кирәк-яраклар йолып алынды, алар Нурлат эчке эшләр бүлегенең әйберләтә дәлилләр бүлмәсендә саклана. Комарлы уеннар үткәрү һәм аларны оештыру эшчәнлеген дәүләти көйләү турындагы закон таләпләренең үтәлешенә күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы Нурлат район судына югарыда күрсәтелгән җиһазларны хуҗасыз дип тану һәм аларны дәүләт милкенә күчерү турында гариза юллады.
Прокурорлык гамәле актын Нурлат район суды караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат