Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Пятерочка" һәм "Спецодежда" универсаль кибетләрендә янгын

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты 2015 елның 31 маенда 06.35 сәгатьтә Кооперативная ур., 8нче йорт адресы буенча урнашакан "Пятерочка" һәм "Спецодежда" универсаль кибетләрендә янгын чыгуы турында хәбәр итә. Әлеге кибетләр янәшәсенә 16 шәхси эшмәкәр сәүдә мәйданы арендалаган "Нурлатский" СҮ, шулай ук "Торговый дом Инструмент", "Бегемотик", Fixпрайс", "Вирсавия" кибетләре урнашкан. Бинаның...

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты 2015 елның 31 маенда 06.35 сәгатьтә Кооперативная ур., 8нче йорт адресы буенча урнашакан "Пятерочка" һәм "Спецодежда" универсаль кибетләрендә янгын чыгуы турында хәбәр итә.
Әлеге кибетләр янәшәсенә 16 шәхси эшмәкәр сәүдә мәйданы арендалаган "Нурлатский" СҮ, шулай ук "Торговый дом Инструмент", "Бегемотик", Fixпрайс", "Вирсавия" кибетләре урнашкан. Бинаның милекчеләре - Нурлат шәһәренең 3 шәхси эшмәкәре. Янгынны сүндерүгә ашыгыч рәвештә районда булган барлык көч һәм средстволар җәлеп ителде. 50 кешедән артык янгын расчеты һәм 18 берәмлек махсус техника тартылды, Өзеклексез су белән тәэмин итү оештырылды. Шулай ук урам янгынга каршы гидрантлары файдаланылды. Самара өлкәсе Чаллы башы, Кошки районнары, күрше Аксубай һәм Чирмешән районнары янгынга каршы службалары тарафыннан өстәмә ярдәм күрсәтелде.
Янгынның күрше биналарга күчүенә юл куелмады. Янгынның төп учагы 07.50 сәгатьтә бастырылды, 08.30 сәгатьтә ул тулысынча сүндерелде. Корбаннар һәм тән җәрәхәте алучылар юк. Нигездә, бина түбәсе һәм икенче каттагы биналар зыян күрде. Янгын мәйданы 490 кв.м. булды, матди зыян ачыклана.
Пожар сәбәбенең төрле версияләре карала: электр җиһазларын, файдалану кагыйдәләрен бозу һәм шул исәптән усаллык белән ут төртү. Урында тиешле комиссияләр эшли, аларның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк һәм гаеплеләр җәзаларын алачаклар.
Янган конструкцияләрне сүтүгә "ТКХ ИК" МУПы, "Промочистка" ОООсы һәм "Нурлатлес" ДБУсы көче тартылды. Милек хуҗалары тарафыннан аларны ремонтлау буенча әзерлек эшләре башланды. Хәзерге вакытта район җитәкчелеге тарафыннан шәхси эшмәкәрләрне башка сәүдә урыннарына күчерү һәм беренче чиратта кирәкле ярдәмне күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә.
Район башкарма комитеты контактлары: 2-06-14, Nurlat.Ispolkom@tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат