Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пәйгамбәребез туган көн

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада район мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Ирек хәзрәт Сәйфуллин катнаша.

- Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган, - ди Ирек хәзрәт. - Анда Коръән, Мәүлид догаларын уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү булачак. Район мәчетләрендә дә Мәүлидкә багышланган чаралар бара. Мисал өчен, бүген Түбән Нурлат авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме узса, район күләмендә дини бәйрәм 9 гыйнварга билгеләнгән.
12 декабрьдән мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башланды.
Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12нче көненә туры килә. Мәүлид аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид әнНәби Мәүлид бәйрәме