Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пычрак сулар елгаларга ташлана

Тикшерү ачыклаганча, Нурлат шәһәре хакимияте тарафыннан Кормыш территориясендә су бүлү һәм юынтык суларны чистартуны оештыру чараларының күрелмәве билгеле булды.

Мисал өчен, Кормыштагы торак йортлардан юынтык сулар, чистарту корылмаларын читләтеп уза, пычрак суларның кая китүе контрольдә тотылмый, ә алар Чирмешән елгасына агып төшә. Мондый башбаштаклык туфрак өстендәге пычрак суларның фильтрациләнүенә,шулай ук Зур Чирмешән елгасының пычрануына китерергә мөмкин. Кормыш поселогында килеп туган мондый санитар-эпидемиологик хәл үтә дә куркыныч санала, һәм аның массакүләм йогышлы авырулар тудыру ихтималы бар. Су объектларын пычранудан саклау максатларында аларга йогышлы авырулар китереп чыгаручы бактериаль, вируслы һәм паразитлы төсмердәге юынтык сулар түгәргә ярамый.
Эпидемиологик яктан куркыныч булган пычрак суларны су объектларына бары тик тиешле чистарту һәм зарарсызландырудан соң гына түгәргәбула. Шулай ук торак пунктлар чикләрендә сәнәгый, авыл хуҗалыгы һәм шәһәрдәге пычрак суларны түгү дә тыела.
Шул рәвешле, абонентлардан юынтык суларны канализациянең чистарту корылмаларына тапшырмый торып, җирлек рельефына гына ташлау
юлы белән кабул итү закон таләпләрен бозуга санала.
Мондый гамьсезлек аркасында муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең имин әйләнәтирә мохитка һәм уңай яшәү тирәлегенә булган хокуклары
бозыла. Һәм болар кешегә Россия Федерациясе Конституциясендә гарантияләнгән куркынычсыз тирәлекне тәэмин итә алмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Нурлат шәһәр прокуратурасы тарафыннан башкарма комитет җитәкчесе исеменә югарыда телгә алынган кагыйдә
бозуларны бетерү турында представление кертелде. Прокурорның представлениесен карау нәтиҗәләре турында хәбәр ителәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X