Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Һәр чабыш көне Нурлат атларына приз китерә

Казан халыкара ипполдромында узган соңгы чабыш көннәрендә Нурлат атлар янә призлы урыннар яуладылар.

Мисал өчен, 24нче ярыш көнендә 13 чабыш һәм заезд уздырылды. Биредә "ТНП-Зүзәйнефть"нең "Ягуар" спорт клубы аргамагы Принц Бернес үз ишләре арасында иң яхшы вакытны күрсәтте. Әлеге спорт клубның кара җирән айгыры 3 яшьлек чиста токымлы гарәп чабышкылары арасында "Кол Шәриф" призы узышында беренче килде. Принц Бернесның җайдагы I категорияле жокей Азат Зәкиев иде.
"Ягуар" спорт клубы атлары ипподромда 25нче ярыш көнендә дә ктив булдылар. Бу көнне барлыгы 15 чабыш һәм заезд булды. "Ягуар"ның Годен Каскад туры айгыры 2 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк чиста токымлы атлар арасында уйнатылган "Казанская верста" призында 1000 метрлы дистанцияне өченче булып узды (җайдагы - мастер-жокей Александр Иванской). Шул ук көнне нурлатлы Григорий Шугаевның Репилика-ГИШы да призлы урын алып кайтты. Шугаевның бу юртагы 2011 елгы бияләр арасында "Гладкой" призына узышта (Ока елгасы призы) 1600 метрлы дистанциядә II урын алды (тезгенчесе - мастер-җайдак Владимир Рачин).
26нчы ярыш көнендә "Ягуар"ның Принц Бернесы янә призлы урынга ия булды: спортклубның Азат Зәкиев иярләгән әлеге кара җирән айгыры 3 яшьлекк чиста токымлы гарәп аргамаклары арасында уйнатылган Зур Казан призы узышында 2400 метрлы дистанциядә икенче килде. Шул ук көнне Григорий Шугаевның Беркут туры айгыры юртаклар арасында Граф Орлов призы чабышында 3200 метрлы дистанцияне икенче булып узды (тезгечнесе Владимир Рачин).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X