Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Һәр кешедә нәтиҗәле эш сорала

Бүген, 26 февральдә Нурлат муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Равил Кузюров алып барды. Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча комиссиянең узган елгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында аның рәисе урынбасары Ирек Незеев хисап тоты.

Ул хәбәр иткәнчә, районда террорчылыкка каршы эшчәнлектә алга китеш бар. Бу уңайдан районда бүген хәл тотрыклы. Уңай моментлардан ул авыл җирлекләре башлыклары белән миграция вәзгыяте буенча өчъяклы килешү төзелүен, террорчылыкка каршы айлык үткәрелүен, мәгариф учреждениеләрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында профилактик эшчәнлек җанлануын билгеләп үтте. Әмма эшләнеп бетмәгән нәрсәләр дә бар.Бу мәсьәләдә авыл җирлекләре башлыклары ягыннан ярдәм тиешенчә оештырылмаган, мәгариф учреҗдениеләрендә махсуслашкан сак службасы хисабына иминлек тәэмин итүне көчәйтәсе бар.2014 елга антитеррористик эш планын финанслау мәсьәләсе дә ачык кала әле. Аннан соң утырышта комиссиянең составы яңартылды, 2014 елга эш планы кабул ителде. Район башлыгы киләчәктә комиссия утырышларында каралган мәсьәлә буенча авыл җирлекләре башлыкларының һәм оешма-предприятие җитәкчеләренең хисапларын тыңлауны да гамәлгә кертергә тәкъдим итте.
Район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Неля Гыйззәтуллина ТР МВДсы хаты яктылыгында мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүнең торышын яктыртты. Барлык учреҗдениеләр дә тревога сигналлары белән тәэмин ителгән, әмма махсуслашкан сак хезмәте әле сүздә генә кала.
Утырыш ахырында Нурлат муниципаль районында аеруча сакланучы объектлар исемлегендәге үзгәрешләр белән комиссия секретаре Альберт Садретдинов таныштырды. Алар бездә 11әү иде, кайберләре ликвидацияләнү сәбәпле, исемлек кыскарган.
Утырыш эшен комиссия рәисе Равил Кузюров йомгаклады, ул теманың мөһимлеген ассызыклап, комиссиянең һәр әгъзасын нәтиҗәле эшкә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат