Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 124 өлкән кешене Яңа ел белән иң беренчеләрдән булып район башлыгы Равил Кузюров котлады.
Биредә бәйрәм чаралары 29 декабрьдән старт алды.
- Декабрь башыннан бүлмәләрне иң яхшы бизәүгә конкурс игълан иткән идек, - ди картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. - Конкурста барлыгы 35 бүлмә катнашты. Шуның 7се иң яхшы бизәүчеләр дип танылды. Моннан тыш, бәйрәм чараларына волонтерлар - 8нче мәктәптән һәм гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм концерты белән киләчәк. Ә 31 декабрь көнне бәйрәм мәҗлесе уздырырга ниятлибез.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров үзенең котлау чыгышында район тормышындагы эшләр хакында кыскача бәян итте һәм киләсе елга планнарга тукталды.
- Иң мөһиме сәламәтлек, озын гомер һәм көр кәеф булсын, - диде район башлыгы. - Ә без, район җитәкчелеге, сезгә игътибарны тагы да арттырырга тырышырбыз.
Өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе күңелле концерт програмасы белән дәвам итте. Ә аннан өлкәннәрнең һәркайсына район башлыгының күчтәнәчләре тапшырылды.
Нет комментариев