Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Равил Кузюров Нурлат районының җитештерү мәйданчыкларында булып кайтты

Сишәмбе район башлыгы Равил Кузюров районның берничә җитештерү объектында булды.

Сәнәгать мәйданчыкларына ярдәм итү максатыннан оештырылган эш визиты барышында район башлыгы Каравыл Тавы кирпеч заводында булып җитештерү белән танышты. Көз-кыз төзелешнең "кызу чоры" булмаса да, кирпеч төзелештә иң ихтяҗлы материал булып кала. 1950 еллардан алып төзелеш материалы җитештерүче завод үзебез районнан тыш, күрше өлкәләрдә дә популяр икән. Бүгенге көндә заводта барлыгы 60 кешегә эш урыны булдырылган. Завод директоры Исламнур Хәйретдинов әйтүенчә, моннан ике ел элек үткәрелгән реконструкция эшләреннән соң, завод ел әйләнәсе эшләп, производство күләмен арттыруга ирешкәннәр. Продукциянең сыйфаты, предприятиенең үсеш планнары белән кызыксынган район башлыгы товарны реализацияләү буенча үз киңәшләрен дә бирде. Аннан Равил Әфраимович нефть сәнәгате өчен химик продукция җитештерүче "ЦВ Промтех" җәмгыятендә булды. Кыска вакытлы яллардан соң, җәмгыять бораулау эшләре буенча крахмал җитештерүгә тотыначак икән. Заводта барлыгы 8 кешегә эш урыны булдырылган. Биредә дә район башлыгы заводка чимал белән тәэмин итү буенча үз киңәшләрен бирде.
Эш визитын район башлыгы "Нурлат сөте" җәмгыятенең Урта Чаллы бүлекчәсендә төгәлләде. Биредә ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин озатуында сөтчелек фермасында булды. Монда район башлыгы ферма территориясендә асфальт-бетон юл түшәү программасының тормышка ашырылуын карады. Моннан тыш, терлекләрне кышкы чорда ашату, баш санын артыру турында бурычлар куйды. Сыер савучылар, ферма эшчеләре белән очрашып, проблемалы мәсьәләләр хакында сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат