Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Равил Кузюров Нурлаттагы дини һәм иҗтимагый оешмалар эшенә уңай бәя бирде

Бүген, 10 октябрьдә, район башлыгы каршында эшләүче дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек берлеге "түгәрәк өстәл"гә җыелды.

Чираттагы очрашу берлекнең быелның 9 айдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган иде, һәм эшлекле сөйләшүне район башлыгы Равил Кузюров алып барды. "Түгәрәк өстәл" барышында прокуратура, хокук саклау органнары, миграция хезмәте, дин оешмалары һәм төрле берләшмә, дисапоралар вәкилләре кыскача гына хисап тоттылар. Аларның хисапларыннан аңлашылганча, алда башкарыласы эшләр күп булса да, тугыз ай эчендә позитив моментлар да шактый иде. Мисал өчен, шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Мифтахов әйтүенчә, районда читтән килгән гражданнар тарафыннан бер генә җинаять тә кылынмаган, халык телендә "резин фатирлар" дип йөртелүче проблема да юк хәзер. Прокуратура исә ТКХ, төзелеш, сәүдә өлкәләрендә даими тикшерүләр алып бара. Миграция хезмәтенең Нурлат бүлеге начальнигы Зөлфирә Хисәтуллина район территориясендә 18ләп Украина качагы яшәвен әйтте, алар контрольдә, диде. Ә гомумән алганда, быел мигрантлар килүе азайган икән. Моның кайбер сәбәпләрен Үзбәк милли-мәдәни автономиясе вәкиле Айбек Худоеров үзенчә аңлатты: "Хәзер законнар, чаралар кырысланды. Без дә күченеп килергә теләк белдерүче "үзебезнекеләргә" закондагы тиешле шартларны бер карусыз үтәргә риза булсагыз гына килә аласыз, дип җентекләп җиткерәбез", - ди Айбек.
Район башлыгы берлекнең эшчәнлеген уңай бәяләде. Шунда ук киләсе елда Нурлатта Дуслык йорты һәм "Дуслык" скверын ачачакбыз, дип тә белдерде. "Дуслык" йортында һәр диаспораның үз почмагы булачак һәм биредә культуралы ял, башка чаралар өчен дә мөмкинлекләр булачак", - диде Равил Кузюров. Шулай ук Нурлатта эшләп килүче барлык диаспораларга да райондагы төрле чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X