Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Равиль Кузюров сөт җыючылар белән сатып алу бәяләрен хакында сөйләште

Бүген, 23 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров районның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыю белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр белән эшче киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә сүз сөтне сатып алу бәяләре, урыннарда халык белән аңлашып эшләү хакында барды. Сөйләшү азагында район башлыгы халык белән санашу бәяләрен арттыру мөмкинлекләрен табарга кушты.
Бүгенге көндә районның шәхси хуҗалыкларыннан 24 тонна сөт җыела, сатып алу бәясе уртача 17 сум тәшкил итә, сөт җыю белән 12 кеше шөгыльләнә. Сөт җыю барлык авылларда да оештырылган, шәхси хуҗалыкларда 4551 баш сыер исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат