Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • РАВИЛ КУЗЮРОВ: “ТӨП БУРЫЧЫМНЫ АЛЫНГАН КУРСНЫ ҮСЕШТӘ ДӘВАМ ИТҮДӘ КҮРӘМ”

    Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов, алты елга якын эшләгәннән соң, вәкаләтләрен туктатты. - Тормыш шулай инде: килү бар, китү бар, - диде Нурлат муниципаль районы Советының XXXIII сессиясендә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

    - Әле кайчан гына шушы ук составта сессия үткәреп, районның социаль-икътисади үсешенә югары бәя биргән идек. Боларның һәммәсендә, әлбәттә, район башлыгының шәхси хезмәте, һөнәрмәнлегенең өлеше зур. Бүген мин Наил Шакировичка нәтиҗәле хезмәте өчен республика Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән, үз исемемнән олы рәхмәтемне белдерәм һәм аның киләчәктә дә үз җирендә лаеклы хезмәт итәсенә шикләнмим, уңышлар телим. Әмма тормыш без уйлаганнан катлаулырак, һәр чор безнең алга бурычларның яңаларын куя. Шуңа хакимияткә алмаш килүне һәркем аңлап кабул итәргә тиеш. Район башлыгы вазифасына тәкъдим ителәсе кандидат - район дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә күп тармакларда җаваплы хезмәтләр башкарган, яшь булса да, тәҗрибә туплаган кеше. Сез аның да ныклы терәге булырсыз дип уйлыйм, - диде Фәрит Хәйруллович.
    Сессиядә депутатлар корпусы исеменнән чыгыш ясаган район Советы депутаты Аркадий Клементьев Наил Шакировичка мөрәҗәгать итеп, депутатларның гына түгел, тулаем район халкының да уртак фикерен җиткерде.
    - Сез район башлыгы постында үз туган җирегезгә, халкыгызга намуслы хезмәт иттегез. Зур кешелеклелек, тәрбиялелек, киңәшеп эшли белү нәтиҗәсендә халык Сезне үз итте, барлык башлангычларыгызда бердәм булды. Алты елга якын эшләү чорында һәр елны 30ар мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, зур капиталь ремонт программасы үтәлде. Без Сезнең корылык шартларын, табигый аномаль күренешләр белән сынау чорын халыкка авырлык китермичә үтүегезнең шаһиты булдык, - диде Аркадий Леонтьевич аңа нурлатлыларның рәхмәтен җиткереп.
    - Алты елга якын вакытта районда башкарылган эшләрне без сезнең белән, сезнең булышлык белән гамәлгә ашырдык. Ә яңарышлар башында Республика Президенты Рөстәм Миннехановның, Хөкүмәт җитәкчелегенең халык тормышын яхшыртуга йөз тоткан программалары торды. Мин бүген аларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен, аңлашып эшләвебез өчен депутатлар корпусы һәм район халкына да ихтирамым чиксез, - диде ул. - Мин шунда яшәдем, эшләдем, гомеремнең калган өлешен дә сезнең арагызда районыбыз хакына хезмәттә үткәрергә җыенам. Яңа район җитәкчесе белән дә шулай бердәмлектә эшләрбез дип уйлыйм, - диде Наил Шакирович җавап сүзендә.
    Әлегә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак Равил Кузюровның чыгышы кыска булды.
    - Нурлат районы - республикада алдынгы районнарны берсе. Биредә ныклы инфраструктура булдырылган, социаль-икътисади бурычларны гамәлгә ашыру өчен күп эшләр башкарылган, көчле җитәкчеләр командасы тупланган. Төп бурычымны әлегәчә алынган курсны алга таба да үсештә дәвам итүдә күрәм. Сезнең һәммәгезнең ярдәменә исәп тотам, - диде Равил Афраимович.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 20 апрель 2018 - 14:52
      Берәү Президент полкына, унысы "шефлык" частенә
    • 20 апрель 2018 - 09:29
      Куркынычсызлык тәэмин итү
    • 19 апрель 2018 - 16:30
      Белемнәрен ныгыттылар
    • 22 октябрь 2014 - 11:41
      ТАБЫЛДЫКЛАР ӨСТӘЛЕ ТАБЫЛДЫКЛАР ӨСТӘЛЕ *возле МФЦ найдены ключи. Обращаться в отдел рекламы газеты «Дружба».
    • 14 июль 2014 - 07:56
      Танышулар почмагы ТАНЫШЫРГА ТЕЛИМ *мужчина, 78 лет познакомится с женщиной (65-75 лет) для совместной жизни. Т. 8-937-594-01-80.
    • 14 июль 2014 - 07:54
      Алмаштыру АЛМАШТЫРЫЛА *Йортны - өстәмә түләп, 2 бүлмәле фатирга. Т.: 8-927-422-24-56, 8-937-292-25-68.
    Ночной режим