Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Равил Кузюров төзелеш объектларын һәм басуларны карап чыкты

Кичә, 1 июнь көнне район башлыгы Равил Кузюров районда төзелеп килүче объектларны карады һәм басуларда азык җыю барышы белән танышты.

Район башлыгы иң элек капиталь ремонтланучы интернат-мәктәптә булды. Биредә эшләр график буенча бара. Равил Кузюров исә биредәге ремонт эшләрен башкарганда сметага нигезләнеп эш итәргә чакырды. Аннан район башлыгы шәһәрдә төзелүче спорт мәйданчыкларын карады. Әлеге мәйданчыкларга ясалма үлән түшәлгән, хәзер билгеләр ясыйсы кала һәм якын араларда аларна тантаналы ачу көтелә. Тиздән Якты Күл авылындагы мәдәният йортын ачу да планлаштырыла. Биредә дә эшләрнең туктап торганы юк. Объектның подрядчысы - "Перспектива" җәмгыяте җитәкчесе Әнис Гайнуллин бар эшләрне дә вакытында өлгертәчәкбез, дип ышандырды. Монда шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре дә каралган. Ә Киекледә төзелеп килүче балалар бакчасында бүген-иртәгә электр хуҗалыгы буенча эшләрне төгәлләячәкләр. Биредә Равил Кузюров булачак мәктәпкәчә учреждение мөдире буенча мәсьәләне тиз тотарга кушты, шулай ук бакчага исем табу эшенә дә җитди карарга кирәк, диде. Аннан район башлыгы "Южная" һәм "Нурлат сөте" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуларында булып, биредә азык җыю эшләре белән танышты. Берочтан хуҗалыкларның бүгенгә булган азык запасы турында да сорашты, шулай ук быел азыкны киләсе ел исәбенә дә әзерләргә һәм әлеге басулардагы эшләрне озакка сузмаска кирәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат