Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Казаннан мәртәбәле кунаклар кабул итте

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Данил Салихов һәм язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин белән очрашты.

 

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Данил Салихов һәм язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин белән очрашты. Кунаклар Алмаз Сәлимовичка Нурлат районында республикабызның танылган галимнәре һәм язучылары катнашында Татар әдәбияты көннәре үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, якташыбыз Тәлгать Галиуллинның туган авылы Кычытканлыда үз исемендәге музей ачу мәсьәләсе турында да фикер алышынды. Бүгенге көндә авыл мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда Тәлгать Галиуллинның тормышы, иҗаты белән бәйле бай экспонатларны барлау, урнаштыру эше бара.

Алмаз Сәлимович кунакларның тәкъдимен хуплап кабул итте. Үз чиратында ул аларны районда барган матур үзгәрешләр белән таныштырды, Нурлатның 110 еллыгы уңаеннан бастырылган китапны бүләк итте. Алга таба сөйләшү Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музенда түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Кунаклар бу көнне узган ел капиталь ремонттан соң ачылган мәдәни объектлар белән таныштылар, аннан соң Нурлат делегациясе белән Кычытканлыдагы музейга юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев