Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Иске Чаллыда мәдәният йорты ремонты барышы белән танышты

Бүген, 5 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров Иске Чаллы авылында подрядчы оешма, төзелеш бүлеге белгечләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде, биредә мәдәният йортына капиталь ремонт бара.

Иске Чаллы мәдәният йорты 1985 елда төзелеп, моңа кадәр капиталь төзекләндерелмәгән булган, бүгенге көндә ул ремонтка мохтаҗ. Подрядчылар - "НурлатЕвроСтрой" оешмасы биредә ремонтка октябрь азагында керешкән, бүгенге көнгә тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган инде. Барысы 8 миллион сумга төшәчәк ремонт эшләре барышында биредә җылылык, электр хуҗалыгын, спортзалда идәннәрне, түбәне алмаштырырга җыеналар. Равил Әфраимович бар эшләрне дә сыйфатлы башкарып, объектны вакытында өлгертергә кушты.

Шунда ук Равил Кузюров авылдагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Советлар Союзы Герое Николай Синдряков хөрмәтенә куелган һәм быел яңартылган мемориаль комплекс белән танышты. Аны Ватан Геройлары көнендә ачу планлаштырыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният йорты ремонты Район башлыгы Иске Чаллы

2
X