Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Колбай Морасада эшче киңәшмә үткәрде

Бүген район башлыгы Равил Кузюров "Племенное дело Алексеевское" ("ВЗП-Билярск")ның Колбай Морасадагы бүлекчәсендә хуҗалык белгечләре катнашында эшче киңәшмә үткәрде.

Биредә терлекчелек фермаларын капиталь ремонтлау һәм төзү дәүләт программасы ярдәмендә 200 башка исәпләнгән фермада реконструкция эшләре бара. Программа шартлары буенча, реконструкция эшләренең бер өлеше дәүләт, икенче өлеш хуҗалык тарафыннан ремонтланырга тиеш. Бүгенге көнгә биредә түбә ремонтланган, идәннәр, тәрәзәләр алмаштырылган һ.б. эшләр башкарылган. Әмма ремонтны ел азагына кадәр төгәлләү өчен эш темпын арттыру кирәк әле һәм район башлыгы төп игътибарны шуңа юнәлтте дә. Һәрхәлдә, яңа ел башыннан бирегә маллар күчерелергә тиеш. Ферманы торгызу Әлмәт кустында терлекчелекне үстерү ниятен тормышка ашыруда беренче адым дияргә була. Колбай Морасада тагы бер һәм Кычытканлыда ике терлекчелек фермасы шул ук дәүләт программасы нигезендә реконструкцияләнәчәк. Бу район үзәгеннән ерак авылларны эшле итү җәһәтеннән аерата мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев