Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы мәктәпкәчә учреждениеләрне карап чыкты

Бу көннәрдә җылылык сезонына кагылышлы мәсьәләләр район җитәкчелегенең дә күз угында. Дүшәмбе көнне узган шәһәр планеркасында да ягу сезоны турында сүз барды. Бүген, 23 сентябрьдә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр эшчәнлеге белән танышкан район башлыгы Равил Кузюров та төп игътибарны җылыту мәсьәләсенә юнәлтте.

Ул "Чишмәкәй" һәм "Чык тамчысы" балалар бакчаларында булды. Район башлыгы иң беренчеләрдән булып быел капиталь ремонтланган "Чишмәкәй" балалар бакчасын карады. Тарихы 1930 елларга барып тоташкан балалар бакчасының 1968 һәм 1985 елларда төзелгән ике корпусында быел барлыгы 8 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бүген биредә барлыгы 10 төркемдә 260 бала йөри. Равил Әфраимович бакчаны һәм аның территориясен, ярдәмче биналарын тулысынча караганнан соң биредә балалар өчен барлык шартлар булуын билгеләп үтте һәм коллективка алга таба да шул планканы төшермичә уңышлы эшләүләрен теләде.
Шул ук көнне район башлыгы 41 еллык тарихы булган "Чык тамчысы" балалар бакчасын да карады. 1997 елга кадәр НУБР балансында булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе капиталь ремонтка чиратта тора. Биредә 2005-2006 елларда түбә, электр һәм канализация хуҗалыгы яңартылган, бакчаның үз кече котельнясы бар. Биредә район башлыгы бакча эшчәнлеге белән танышканнан соң, октябрь аенда территория асфальтланачагын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат