Кичә "Агро-Развитие" ОООсы базасында район башлыгы Равил Кузюров катнашында районда азык әзерләү кампаниясенең башлануына багышланган авыл хуҗалыгы семинары үтте. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин әйтүенчә, быел районда бер шартлы терлек башына 30-35 центнер берәмлек азык әзерләү бурыч итеп куела. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, чөнки район буенча азык культуралары мәйданнары 20 мең гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә "Агро-Развитие"леләрдән тыш, печәнне беренче кат чаптыруга "Сөләйманов Ә.И" КФХсында, "Южная" агрофирмасы ОООсында керешкәннәр.
Район башлыгы Равил Кузюров азык әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды.
- Иртәнге 4тән кырда булырга, беренче катка чаптыруны 7 июньгә кадәр төгәлләргә, сыйфатка, эшне дөрес оештыруга зур игътибар бирергә, - дип катгый бурыч куйды ул.
Шул ук вакытта яфрак азык, дару үләннәре әзерләүне соңга калдырмаска, авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда азык әзерләүне контрольгә алырга диелде семинарда.
Нет комментариев