Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Равил Кузюров Нурлатның 1нче мәктәбендә парламент дәресен үткәрде

Бүген, 20 ноябрьдә, шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең 10, 11нче сыйныф укучылары өчен "Законнар кайда туа" дип аталган парламент дәресе үтте.

Дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район башлыгы Равил Кузюров һәм мәктәпнең биология укытучысы, Россиянең иң яхшы укытучысы Алла Головенькина үткәрделәр. Дәрес башында укучылар Татарстан парламентаризмы турында фильм карадылар. Аннан Рәис Әхтәмович ТР Дәүләт Советы, аның комиссияләре, комитетлары эшчәнлегенә тукталды
- Минем өчен бу вазифамда беренче парламент дәресе, - диде җирле үзидарә депутаты, район башлыгы Равил Кузюров. Һәм үз чыгышында ТР парламентаризм үсеше, районда перспективаларга тукталды.
Чарада яшьләр дәрес тыңлау белән генә чикләнмичә, депутат эшчәнлеге белән дә кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат