Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы район фермерлары белән очрашты

Бүген, 25 сентябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров район фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшче киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә нигездә районда кече фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы багланышындагы җирләре белән бәйле рәвештә килеп туган вәзгыяткә багышланды. Бүгенге көндә райондагы барлык сөрү җирләренең 3,7 проценты кече фермер хуҗалыкларына туры килә, бу - 3118 гектар. Әмма, кызганычка каршы, фермер хуҗалыкларында аларның торышына караш төрлечә. Еш кына фермерлар үз милекләрендәге яки арендага алынган җирләрен файдаланганда "Фермер хуҗалыклары турында"гы һәм "Авыл хуҗалыгы багланышындагы җирләрнең әйләнеше турындагы" законнарны истә тотмыйлар һәм җирләр тиешле таләпләр буенча каралмый. Бу уңайдан район башлыгы кече фермер хуҗалыкларын җаваплылыкка чакырып, 1 ноябрьгә кадәр төрле критерийларны үз эченә алган отчет формасы булдырырга, комиссия төзергә һәм фермерлардан үз җирләрендә башкарылган эшләр буенча отчет тапшыруны гамәлгә кертергә дигән таләп куйды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: глава фермерлар белән очрашу

2
X