Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район җитәкчеләре Әминә әбине 100 яшьлеге белән котлады

"Сез әле бик матур икәнсез, күз тимәсен!" диде Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров 100 яшьлек Әминә әби Салахованы юбилее белән котлап.

Гөлләр тулы нурлы өендә улы, оныклары, оныкчыклары арасында мул табын артында бәйрәмен каршылаучы әби, чыннан да, олыларча матур иде бу көнне. Күрәсең, кешене шулай игътибар һәм ярату яшәртә, бизидер. Бу көнне юбиляр район җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткереп, исәнлек, уңышлы эшләр теләп дога кылды, үз аягы белән подъезга ук чыгып аларны озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат