Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район җитәкчеләре атнаны кан басымын үлчәтүдән башладылар

Шәһәр гомумпланеркасы алдыннан район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәр килүчегә кан басымын үлчәтергә тәкъдим иттеләр. Әлеге профилактик чара, соңрак район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов үз тәкъдир итү чыгышында әйтүенчә, 2015 елда игълан ителгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы милли көрәш елы планы кысаларында каралган чара.

Ул, бердән, җитәкчеләргә үз сәламәтлекләре турында гына түгел, ә коллективларында эшләүчеләрнең дә исәнлеге турында кайгыртырга һәм профилактик чараларга тартырга булышырга тиеш. Моңа җитди сәбәпләрне баш табиб планеркада ясаган чыгышында инандырырлык итеп җиткерде. Аның иң саллысы-районда кан әйләнеше системасы белән авыраучылар саны уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Бүген кан басымын үлчәтүдә катнашкан 110 кешенең 42сендә шулай ук нормадан югары кан басымы күзәтелде. Акциядән район башлыгы Равил Кузюров та читтә калмады, һәм табиблар аның кан басымы нормада булуын хәбәр иттеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X