Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Районара сукырлар оешмасы республиканың истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итәләр

    Районара сукырлар оешмасы Татарстанның истәлекле урыннары буйлап экскурсион сәяхәтләр оештырып тора.

    Узган айда җәмгыять әгъзалары Болгарга барып, аннан онытылмаслык тәэсирләр белән кайтканнар иде. Күптән түгел алар Биләргә Изге чишмәгә барып кайттылар.
    - Безнең оешмага керүчеләргә мондый сәяхәтләр бик кирәк, - дип билгеләп үтә Нурлат районара сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зинаида Богданова. - Без аларны даими иганәчеләребез - АТП директоры Идрис Кәримов һәм "Нурлатавтотранс" директоры Әгъдәс Гыйматдиновның ярдәме белән оештыра алдык. Алар безгә экскурсияләргә бару һәм башка чаралар өчен даими рәвештә транспорт белән булышып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: