Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Районда “Богдашкино чаңгы юллары” узышлары узды

Күптән түгел Богдашкинода район тарихында беренче тапкыр "Кышкы спорт төрләре" көне үтте. Аның кысаларында "Богдашкино чаңгы юллары" узышлары уздырылды.

Ярышларның баш хөкемдары, ДЮСШ тренеры Иван Белов әйтүенчә, бу көнне чаңгыга басучылар арасында балалар бакчасы сабыйларыннан алып 80 яшьлек картларга кадәр булган икән. "Чирмешән, Әлки, Аксубай, Алексеевск, Самара өлкәсенең Чаллы Башы районнарыннан да шактый спорт сөючеләр килде", - ди Иван Данилович. Ярышларның төп иганәчесе - Казанның "Строй-Сити" җәмгыяте җитәкчесе, заманында үзе дә Богдашкино чаңгы юлларына чыныгып үскән авылдашлары Вячеслав Панков булган. Узышлар 35 яшь категориясендә үткәрелгән, җиңүчеләргә һәм призерларга Кубокларны, шулай ук акчалата призларны төп оештыручы - Вячеслав Панков үзе тапшырган. Авыл халкы һәм кунак-япортчылар исә бу көнне һәммәсе өчен дә бәйрәм ясаган мәдәният йорты коллективына да, шәп, йөгерек трасса өчен Иван Беловка да рәхмәтләрен кызганмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат чаңгы трассасы узышлар