Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Районда язгы ташуга әзерлек эшләре башланды

Чулпан метеостанциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елда кар катламы нормадан күбрәк - 47 сантиметр тәшкил итә икән. Туфракның туңу өлеше 76 сантиметр. Бу - нормадан азрак.

Узган ел март аеның өченче декадасы азагында карлар эреп беткән булган. Метеорологлар быел да һава торышында әлләни үзгәрешләр көтелми дип хәбәр итә.
Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле.
- Әлегә районда язгы ташу буенча хәл тотрыклы, - ди Илһам Исламович. - Әзерлек эшләрен 7 марттан башладык. Иң беренчеләрдән булып ТСЖ һәм тормыш-яшәеш өчен җаваплы службалар белән киңәшмә үткәрелде. Шәһәр буенча 78 су һәм дренаж торбаларын чистарту эше белән "Төзекләндерү биш" җәмгыяте шөгыльләнсә, әйләнеч юл кырыйларындагы су агу торбалары НУАД карамагында. ТСЖлар күпкатлы йорт яны территорияләре өчен җаваплы. Коеларны, канализация коллекторларын ачып чистарту, аннан йорт яны территорияләре, түбәләрне кардан арындыру аларга йөкләнде, ялгыз өлкәннәрне контрольгә алырга кушылды.
Су басуга каршы чараларның тагын бер мөһим өлеше - елга юлларын чистарту. Бу эшкә нигездә авыл җирлекләре тартылачак. Барлык авыл җирлекләрендә дә су басуга каршы җаваплы затлар билгеләнәчәк. Ә менә аеруча куркыныч янаган 7 торак пунктны район башлыгы урынбасары, депутатлар корпусы һәм оешма-предприя-тие җитәкчеләре контрольдә тотачак.
- Әлегә әзерлек эшләренең беренче этабы гына, - ди И.Курамшин. - Су басуга каршы чаралар планы расланган. Хәзер техниканы әзерләү, кирәк булган очракта кешеләрне вакытлыча күчерү пунктлары булдырыла, коткаручылар отрядын оештыру эшләре белән мәшгульбез. Якын арада районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышын уздырырга планлаштырабыз. Анда һәр пункт буенча конкрет эшләр билгеләнәчәк.
Хәзер шәһәрне кардан чистарту буенча эшләр алып барыла. Коткаручылар бу эшне озакка сузмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат