Районга Җиңү көненә багышлап бүләк җыелмалары кайтты
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында районда яшәүче 1496 өлкән кеше - Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышында катнашучылар, концлагерь тоткыннары һәм тыл хезмәтчәннәре юбилей медальләре белән беррәттән, бүләк җыелмаларына да ия булачак.
- Юбилей елында Россия Президенты Указы буенча бирелүче медальләре белән бергә, Татарстан башлыгыннан бүләк җыелмалары да тапшырыла, - ди социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева. - Әлеге бүләкләр тулысынча Татарстан җитештерүчеләренең продукциясеннән тора. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышында катнашучыларга, концлагерь тоткыннарына өстәмә бүләк - урын-җир комплекты да тапшырылачак. Бүләкләрне өлкәннәргә якын көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары һәм ТСЖ җитәкчеләре таратачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев