Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Районның җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте.

    Юбилей чарасының игътибар һәм хөрмәт билгесе астында узучы Халыкара өлкәннәр көненә туры килүе исә берникадәр символик мәгънәгә ия.

    Чөнки әлеге оешма ничәмә-ничә еллар буена үз канаты астына өлкән яшьтәгеләрне туплап, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшәү шартларын яхшырту, төрлечә ярдәм күрсәтү кебек бурычларны уңышлы тормышка ашырып килә бит.

    «Нурлат районында ветераннар оешмасы 1980нче елда оеша. Әмма, узган елда чикләүләр кертелү сәбәпле, юбилей чарасы быелга кичектерелгән иде. Һәм ул Өлкәннәр ункөнлеге кысаларындагы чаралар планына керде», – ди җирле оешма рәисе Разия Садретдинова.

    Разия Идрисовна оешма белән инде 11 ел җитәкчелек итә. Тынгысыз күңелле, кайгыртучан җитәкче районыбызда яшәүче һәр сугыш ветеранын, сугыш толын, тыл хезмәтчәнен белә дип әйтсәк тә ялгыш булмас, алар белән ныклы элемтәләр урнаштырылган.

    «Бүгенге көндә оешмабыз 30 башлангыч бүлекчәне берләштерә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кимегәннән-кими бара. Бүген районда сугышны үз күзләре белән күргән 10 ветераныбыз, 300гә якын тыл хезмәтчәне, 32 сугыш ветераны толы, 1 концлагерь әсире яши. Аларның тормыш шартларын яхшырту өчен районыбыз җитәкчелеге тарафыннан бик күп эшләр башкарыла», – ди Разия Идрисовна.

    Әлеге чаралар арасында ветераннарга тирәнәйтелгән медицина тикшерүләре үткәрелү, хастаханәләрдә уңайлыклы ветераннар палаталары, поликлиникада гериатрия кабинеты ачылу һәм башкаларны кертергә була. Һәйкәлләр дә оешманың аерым игътибары астында, соңгы ике елда гына да районда 4 һәйкәл капиталь ремонтланган, 8 яңа мемориал төзелгән.

    Ө л к ә н н ә р н е а к т и в я ш ә ү рәвешенә тарту да – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Пенсионерлар спорт белән шөгыльләнә, алар өчен ике сәламәтләндерү төркеме эшләп килә, 4000нән артыграк кеше скандинавиячә йөрүгә кушылган... Әле алай гына да түгел, “Интернет-озын гомер” проекты кысаларында компьютер серләренә өйрәнәләр, декоратив-гамәли сәнгать, иҗат белән шөгыльләнәләр, “Балкыш” фестивалендә уңышларга ирешәләр. Кыскасы, оешма әгъзалары һич тә картаерга ашыкмый, гомер көзләрен ямьле итүнең серләрен яхшы белә алар.

    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар планлаштырылган. Бу чорда шәһәрдә чәчтарашханәләр һәм мунчалар өлкәннәргә түләүсез хезмәт күрсәтәчәкләр. Аларның графигы белән 11нче биттә таныша аласыз. Ашыкмасын гомер көзләре... 1 октябрьдән районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге старт ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: