Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Республика юлларында соңгы 11 ай эчендә 6274 кеше җәрәхәтләнгән

Бүген, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында ТР Министрлар Кабинетының һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышы узды.

Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды. Статистика сөенерлек түгел. Мисал өчен, республика юлларында соңгы 11 ай эчендә генә 565 кеше үлгән, 6274 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Утырышта Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров та чыгыш ясады. Ул район юлларында авариялелек торышы хакында мәгълүмат җиткерде
һәм аларны киметү җәһәтеннә башкарылган һәм башкарыласы эшләрне бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Юллар