Рәхмәт ишетүе рәхәт
"Балалар - ветераннарга" республика акциясе кысаларында шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучылары 15 ветеранны котлады. Әлеге чара республикада Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза.
- Мәктәбебезнең 6 Б сыйныф укучылары акциягә бик теләп кушылды, - ди мәктәпнең педагог-оештыручысы Айгөл Сәлахова. - Балалар әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Елена Рассадина белән берлектә ветераннарга открыткалар, бүләкләр ясадылар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Захаровада кунакта булдылар. Укучылар Александра Ивановнадан сугыш турында кызыксындылар. Ул да яшь буын белән үз хатирәләрен бик теләп уртаклашты. Мәктәп укучылары акция чорында ветераннарга җан җылысы белән бергә игелеклелек күрсәтергә дә тырышты. Бу көнне игелекле гамәл кылучы укучылар ветеранның чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев