Нурлатта Рифкать Миннеханов 5 кешене кабул итте
Бүген Нурлатта Республиканың баш дәүләт инспекторы Рифкать Миннеханов гражданнарны кабул итте.
Кабул ителүгә язылган 6 нурлатлының бишесе үз гозерләрен җиткерде җитәкчегә. Сораулар төрле иде. Кемнедер юллар мәсьәләсе борчый, кемнеңдер транспортының дәүләт номерын кайтарып аласы килә. Араларында җирле ЮХИДИ, хастаханә хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаучылар бар иде. Бу хакта тулырак газета битләренән укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев