Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Һәркайсыбызның күңелендә мәхәббәт яши

    Якыннарыбызга 14 февральгә открыткалар, сувенирлар һәм чәчәкләр бүләк итеп, аларны Гашыйклар көне белән котлау гадәти хәлгә әверелде инде.

    Әмма әлеге бәйрәмгә карата мөнәсәбәтләр төрле булып чыкты. Гашыйклар көне алдыннан безгә нурлатлылар шул хакта сөйләделәр.
    Валентин Бурайкин, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь:
    - Бәйрәмне бары хуплыйм гына. Изге Валентин көне православларның Сретение Господне бәйрәме алдыннан билгеләп үтелә. Халык сынамышлары буенча, нәкъ менә бу көнне кыш язга карый башлый. Кәефләр күтәрелә, тирә-якта да ачык йөзле, елмаюлы йөзләр генә күрәсе килеп тора. Һәм Гашыйклар көне моңа булыша да.
    Любовь Муратова, тәрбияче:
    - Үзе үк бик матур, романтик бәйрәм, әмма гаиләдә аны билгеләп үтмибез. Ул күбрәк яшьләргә кызыклыдыр, мөгаен. Бер караганда, бу бәйрәм тагын бер кат елмаерга һәм яраткан кешеңне котлап, күңелен күтәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа да аны ник билгеләп үтмәскә, ди?
    Эльвира Җиһангирова, хуҗабикә:
    - Әле кайчанга кадәр генә бу бәйрәм турында белүче дә юк иде. Чөнки ул көнбатыш культурасыннан килеп керде бит. Аннан миңа өлкән буын вәкиле буларак шунысы аңлашылмый - ул безгә нигә кирәк булды соң? Бездә болай да матур һәм игелекле бәйрәмнәр, традицияләр күп. Ә яратучылар өчен көн саен - гашыйклар бәйрәме.
    Юрий Паршин, шәһәребез кунагы, элек культурология кафедрасы доценты булган:
    - Миңа билгеле булганча, 14 февраль православие динендә дә, католикларда да мондый исемдәге, тормышы халык арасында йөргән легендаларны хәтерләтерлек изгене искә алу көне түгел. Әмма, шулай булуга да карамастан, ул яшәп китә алды һәм аны билгеләп үтәләр. Бу көнне студентлар арасында уңай бәйрәм кәефе хөкем сөрүен истә тотып, бездә тагы бер бәйрәм барлыкка килүнең бер начар ягы да юктыр, дип уйлыйм.
    Гөлшат Евлахина, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы:
    - Быел Гашыйклар көне җомгага туры килде һәм Нурлатта 8 пар үзләренең гаилә тормышын бу көннән башлап җибәрәчәк. Безнең тормышыбызда мондый бәйрәмнәргә урын булырга тиештер дип саныйм - һәр кешенең күңелендә мәхәббәт яши бит. Шуңа да һәркемгә яратып һәм яратылып яшәүләрен телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: