Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Россия Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсе коллективы республикада дизайнда иң яхшы

Россия Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсе коллективы "ПФРның ландшафт дизайны һәм интерьер дизайны яссылыгында Татарстан Республикасын шәһәр-районнарындагы иң яхшы идарәсе" конкурсында I урын яулады.

- Конкурс эш урынына карата культураны, территорияне һәм бинаның эчке ягын төзекләндерүгә иҗади караш формалаштыру максатыннан оештырылды һәм ул 2013 елның ноябреннән 2014 елның ноябренә кадәр үткәрелде. Ландшафт дизайны ел фасыллары буенча фотоотчетлардан бәяләнде. Комиссиядән тыш, конкурс эшләрее Татарстанның башка идарәләре хезмәткәрләре арасындагы ачык тавыш бирү юлы белән дә бәя алды. Без иң күп тавыш җыеп, җиңүче исемен яуладык, - диде ПФР идарәсе начальнигы Рушания Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат