Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Россия Почтасы “Кыш Бабай котлавы” проектын башлап җибәрде

17 ноябрьдән башлап Россия Почтасы "Кыш Бабай котлавы" проектын башлап җибәрде.

- Кыш Бабайдан котлау һәм бүләк алу мөмкинлеге быел беренче тапкыр нурлатлырга да насыйп булачак, - диләр районара почтамт бүлегендә. - Моның өчен конкурста катнашып, 10 декабрьгә кадәр котлау юлларга кирәк. Ягъни почта бүлекчәсендә "Кыш Бабай котлавы" хезмәтенә заказ бирергә, Кыш Бабайның туган көне белән котлап открытка ясарга, матур итеп бизәргә һәм 13 билгеле заказ номеры белән квитанциянең копиясен, контакт телефонын язып 10 декабрьгә кадәр 432111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин ур., 3, 210нчы кабинетка юлларга (конвертта үзегез турында тулы мәгълүмат булсын). Иң оригиналь һәм креатив котлау открыткасы авторларын бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат