Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Россия Саклык банкында” эшлекле әңгәмә

Дүшәмбе көне Нурлат эшмәкәрләре өчен гаәти булмаганча башланды: алар "Россия Саклык банкы" филиалына эшлекле чәйгә җыелдылар. Эшмәкәрләр көненә багышланган әлеге чарада кече һәм микробизнес вәкилләре рәсми булмаган хәлдә үзләренең финанс грамоталылыгын арттыра, эшмәкәрлек эшчәнлегендә очраша торган проблемалар турында фикер алыша алдылар, яңа партнерлар таптылар.

Эшмәкәрләрне Нурлат шәһәре өстәмә офисы җитәкчесе Марина Курашева сәламләде: "Офисларның йөзләре һәм комфортлылыклары үзгәрү, бизнесның төрле катламнары өчен сегментлы махсус продуктлар эшләү, эшмәкәләрләр теләсә кайчан, теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алучы клиентлык менеджерлары институты - минемчә, нәкъ әнә шул факторлар безгә күбрәк клиентлар җәлеп итәргә булышы", - диде ул.
"Хәзерге вакытта хезмәт хаклары проектлары буенча ташламалы шартлар белән "Бизнес-драйв" акциясе уздырыла, - дип дәвам итте аның урынбасары Энҗе Талипова. - Моннын тыш, дәүләттән субсидияләнүче "Беларусь" программасы гамәлдә. Бу - юридик затлар өчен Белороуссиядә ясалган техника сатып алуга отышлы кредит оформить итү. Программа кысаларында МАЗ, МТЗ, Гомсельмаш, БелАЗ һ.б. заводларда чыгарылган техника алырга була, ә Беларусь Республикасының Финанслар министрлыгы рефинанслау ставкасын компенсацияли".
Биредә үк "Кече бизнес көннәре" акциясе нәтиҗәләре буенча банк клиентына - "Сити-пица" ОООсына 1,5 мең сумга ягулык сертификаты тапшырылда. Башк ике клиентка: "иң тугры һәм күптәнге", шулай ук "иң яшькә" аралашу, үсеш һәм эшмәкәрләрнең көндәлек эшчәнлеген үз эченә алган "Эшлекле чәршәмбе" махсуслаштырылган порталына тоташтыруга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат