Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

РУХИ ТӘРБИЯ телне өйрәнүдән башлана

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге татар телен үзләштерергә теләгән балалар өчен һәр якшәмбедә үз ишекләрен ача. Менә инде икенче ел биредә мөгаллимәләр Рәзинә Шәйхуллина һәм Земфира Мортазина җитәкчелегендә яшь нурлатлылар туган телебезнең матурлыгын танырга, аны яратырга өйрәнәләр, милли гореф-гадәтләребезнең асылына төшенәләр.

...Чираттагы якшәмбе иртәсе. 18 балага исәпләнгән сыйныф бүлмәсендә бер генә буш урын да юк, кечерәкләр парта артына өчәрләп үк утырганнар. 6 яшьлек Раббән тырышып-тырышып хәрефләр төшерә. Дөрес, үзе йөри торган “Алсу” балалар бакчасында да өйрәнә ул аларны, әмма биредә бигрәк кызыклы шул – татар сүзләре белән бергә гарәпчә дә язарга өйрәтәләр. Баксаң, бүгенге дәреснең темасы “Татар һәм гарәп телләренең үзара бәйләнеше” икән. Сораулары булса да, югалып калмый: күршесендә генә әбисе Суфия Мәхмүтова урын алган, ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Октябрьдән башлап оныгы белән бер дәресне дә калдырмый ул.
– Без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез, рус телендә мөрәҗәгать итәләр икән, “Мин аңламыйм” дип кенә җавап бирәм, – дип фикерләре белән уртаклашты ханым. – Балалар гаиләдә ана телендә сөйләшеп үсәргә тиешләр, дип саныйм. Мәктәпнең дә роле зур, билгеле. Әмма әти-әнисеннән үз туган телен яратырга өйрәнмәгән бала аңа битараф була.
Биш ел җирле курсларда дини тәгълимат үзләштергән Суфия Мисбаховна барлык оныкларына да рухи тәрбия бирә, күңелләренә иман нуры салырга тырыша. Нурлатта кул эшләре остасы, маһир гармунчы буларак күпләргә таныш ул. Раббән музыкага тартылып, гармунда уйнарга өйрәтүен сорый башлагач, аңа да дини тәрбия бирү ысулын тапкан: онык бер сүрә ятлап сөйләсә, әбисенең уен коралында яңа көй үзләштерәләр.
Гомумән, бирегә йөри торган һәр бала остазлары тарафыннан халкыбыз, милләтебезнең лаеклы дәвамчысы итеп кабул ителә. Кызыклы уеннар, конкурс-викториналар, танылган шагыйрьләребезнең иҗаты, мәкаль-әйтемнәр аша алар туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли, гыйбрәтле кыйссалар ярдәмендә үгет-нәсыйхәт бирә, өлкәннәргә хөрмәт уята. Халкыбыз тарихына, дин нигезләренә дә игътибар зур биредә. “Рухи тәрбия бирүдә телне өйрәтү бик мөһим”, – дип белдерде бу уңайдан Рәзинә ханым Шәйхуллина. Ә очраклы гына килеп эләккәннәр озак тоткарланмый икән, чөнки ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан кабул ителгән укыту программасы киңкырлы белем бирүгә юнәлтелгән. Кечерәк яшьтәге шәкертләрне дәресләргә күбрәк кызыклы шөгыльләр, яңа дуслары белән аралашу җәлеп итсә, өлкәнрәкләрне телгә аңлы мөнәсәбәт берләштерә. Әнә, 9нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Дилүс Шәкүров туган тел укытучылары Сәрия Сингатуллина һәм Гөлия Галләмованы олы ихтирам сүзләре белән искә алды, бирегә исә өстәмә белем алырга йөри икән. Гимназия укучылары, бертуганнар Алсу һәм Фәридә Абдуллиналар да үзәктә икенче ел шөгыльләнәләр, быел 1нче сыйныфта укучы энеләре Зөлфәтне дә үзләре белән ияртә башлаганнар. Ясинә Әбҗаппарова, Ясминә Гайсина, Камилә Мортазина, Йосыф Хәбибрахманов, Рамазан Батыршин, Сөләйман Тубаяков... – дин кануннары буенча яулык япкан, түбәтәй кигән балаларны күреп күңел сөенде. Ике сәгатьлек дәрес сизелмичә үтеп тә китте. Тәнәфес исә татар халкына хас күркәм традиция буенча, чәй өстәле артында узды: Суфия апалары үзләренә тәмле пирог пешереп килгән, дәрес вакытында да дөрес җаваплары өчен һәркайсын баллы бүләкләре белән сөендерде.
Әнә шулай, тәгълим үзәгендә оештырылган татар теле дәресләре файдалы да, кызыклы да булып үтә. Район имам-мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина сүзләренә караганда, соңгы вакытта татар телен тирәнтен үзләштерергә теләүчеләрнең саны арта бара, һәм якын арада балаларны яшь категорияләре буенча ике төркемгә бүлеп укыта башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев