Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Рус Мәнҗесе янында 23 метрлы яңа күпер төзелә

Рус Мәнҗесе авылы янындагы коры үзәнлектәге күперне ремонтлау эшләре бара, дөресрәге, биредә өр-яңа күпер булачак.

Бүгенге көндә Алексеевкиның "Мостовик" ОООсы бригадасы монда бетон щитлар куеп, опалубкалау эшләре бара. "Мостовик" җәмгыятенең участок начальнигы Василий Егоров әйтүенчә, күпернең озынлыгы 23,1 метр булачак икән. Аның йөк күтәрүчәнлеге дә А-14 төрендә, ягъни мондый күперләр өчен максималь авырлыкка исәпләнелгән. "Аннан бу күперне төзүдә яңа төрле щитлар кулланыла, алар һава торышының уйнавына бирешми, чыдам һәм озак елларга исәпләнгән. Бу күпер 30дан алып 50елга кадәр хезмәт итә ала", - диде Василий Федорович.
Күперне исә быелның июнь аенда ачарга планлаштыралар. Әмма участок начальнигы Василий Егорович әйтүенчә, күпердән иртәрәк йөри башлау ихтималы да бар. "Язгы юлсызлык чорында әйләнеч үтеп булмаслыкка әверелсә, күпер аша хәрәкәт март айларында ук башланырга мөмкин. Дөрес, бу чорда асфальтсыз өслектән йөрергә туры киләчәк", - дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат күпер