Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

САК БУЛЫГЫЗ: КАРМИН!

Гадәттә без кибеттән йогурт, татлы сулар, кетчуп, конфет һәм башка төрле ризыклар сатып алганда аларның составын тикшереп тә тормыйбыз.

Күбебез алар составында хәрам, ягъни ашарга ярамый торган компонентлар булу ихтималын күз алдына да китерми. Бүгенге көндә азык-төлек җитештерүдә кармин кислотасыннан ясала торган кызыл буяу матдәсе киң кулланыла башлады. Бу хәрам матдә ризык составында кармин, кошениль, киноварь, Е 120 атамалары астында күрсәтелгән булырга мөмкин. Нәрсә соң бу һәм динебездә ни өчен тыелган?

Кармин кислотасы кошениль дип атала торган бөҗәктән ясала. Бөҗәкләрне йомырка салырга әзерләнгән вакытларында опунция дигән үсемлекләрдән җыеп алалар. Аннары киптереп порошок хәленә җиткереп төяләр дә махсус эремәдә тотып, кармин ясыйлар.

Билгеле булганча, динебездә кимерүче хайваннарны, бөҗәкләрне, җир-су хайваннарын, шулай ук суалчаннарны ризык итеп кулланырга ярамый. Бу саранчага гына кагылмый, чөнки аның хәләллегенә хәдис бар. Габдрахман ибн Гауф: «Мин Рәсүлуллаһ саллаллаһу галәйһи вә сәлләм белән 7 хәрби сәфәрдә булдым, шунда без саранча ашаган идек», — дип әйтеп калдырган.

Шул сәбәпле ал, кызыл төстәге ашамлыкларны сайлаганда аеруча сак булырга һәм ризыкның составын яхшылап өйрәнергә кирәк.

«Дин вә мәгыйшәт», № 3 (260)

http://gailya.ru/sak-bulygyz-karmin/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев