Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Салават күпере – Радуга” нурлатлыларга уңыш китерде

Узган шимбәдә Яшел Үзәндә узган "Салават күпере - Радуга" балалар-үсмерләр милли мәдәниятенең өченче Республика фестивалендә "Эсперанса" (җитәкчесе Ольга Ильина), "Дети солнца" (Динара Хәсәнова), "Незабудки" (Надежда Хворостьева) хореография төркемнәре, "Нәфис сүз" номинациясендә балалар иҗаты үзәгеннән Раяна Шәкүрова уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Фестивальдә Балалар иҗаты үзәгендә Әлфирә Карымова кул астында шөгыльләнүчеләрнең декоратив-гамәли иҗат эшләре дә тәкъдим ителде. Фестивальне оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты район башлыгы Равил Кузюров һәм район башкарма комитетының социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинованы да Рәхмәт хатлары белән билгеләп үткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат