Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Санитар икеайлыкка кушылып җитә алмаган оешмаларга район башлыгы хәлне төзәтергә конкрет вакыт бирде

Шәһәрдә тычкан бизгәге авыруына китергән сәбәпләрне бетерү юлларын карарга, балалар учреҗдениеләрен сөт һәм ит продукциясе белән тәэмин итү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, районда янгын куркынычсызлыгы айлыгын имин үткәрү уңаеннан һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгын арттырырга, санитар икеайлык чараларына бармак аша караучы җитәкчеләргә хәлне төзәтер өчен бер атна вакыт бирергә - дүшәмбе...

Аларның сүздә генә калмаячагына ышанырга була, чөнки бу көнне район советының аппарат җитәкчесе Александр Токарев алдагы киңәшмәдә кабул ителгән карарларның үтәлеше турында хисап тотты. Бу көнне чыгыш ясаучы районның баш санитар табибы Дилүсә Әндарова шәһәрдә тычкан бизгәгенә китергән сәбәпләр - хуҗасыз бакчачылык ширкәтләре, иске ташландык гаражлар, сарайлар белән беррәттән ЖЭУларның дератизацияне тиешле күләмдә үткәрмәүләрен дә әйтеп үтте. Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин әлегәчә санитар икеайлыкка кушылып җитә алмаган оешмаларны конкрет атады һәм район башлыгы аларга хәлне төзәтергә конкрет вакыт та бирде.
- Санитар чистартуда бердәм эшләүдә үзара аңлашу җитми. Нинди генә министрлыкка, ведомствога карасагыз да сез үзеген яшәгән гомумшәһәр чараларында актив катнашырга тиешсез, - дип Равил Кузюров мәсьәләне катгый куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат