Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Санитар таләпләр һәркемгә кагыла

Кар эрү белән ачык урыннарда умырзаялар гына баш төртеп калмый, ә юл читләрендә бөтен чүп-чар өскә чыга, авыл җирлекләрендә исә биотермик чоңгыллар һәм үләт базлары "эреп" калкып чыкты.

"Себер түләмәле" маллар өчен үләт базларында һәм биотермик чоңгылларда биокалдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итү эшендә ветеринар-санитар кагыйдәләрнең үтәлешенә урыннарга чыгып үткәрелгән соңгы тикшерүләр узган елның ноябрендә үткәрелгән иде. Ул чагында тиешле замечаниеләр дә ясалды. Әгәр дә әлеге җитешсезлекләр беренче карларга кадәр исәпкә алынсалар, бүгенге көндә аларның хәле ул кадәр үк начар булмас та иде.
- "Себер түләмәле" маллар өчен 25 үләт базының 9ы гына ветеринар-санитар таләпләргә туры килә. Аларның тирә-ягы тотып алынган, аншлаглар һәм саркофаглар куелган, - диде ТР Алексеевск территориаль бүлегенең дәүләт ветеринария инспекторы Ләйсән Ишкинеева һәм бу уңайдан эшләр яхшы куелган авылларны мисалга китерде. Болар - Елаур, Сосновка, Биляр Озеро, Зирекле, Мамык, Иске һәм Яңа Әлмәт, Көрнәле Әмзә һәм Фома. Кизләү һәм Чулпандагы үләт базларында аншлаглар юк, Төрнәс, Урта Камышлы, Яңа Иглай, Колбай Мораса, Иске Чаллы, Гәйтән, Түбән Нурлат һәм Иске Әмзәдәгеләрнең кайбер өлешләре генә тотып алынган. Ә Егоркино, Чуваш Мәнҗесе, Абрыскино, Бикүле һәм Илюткино кебек авылларда аншлаглар да, коймалар да юк.
- Биотермик чоңгыллар белән дә шундый ук хәл. 26 чоңгылның бары тик Каравыл Тавы, Мамык, Иске Әмзә, Кизләү һәм Киекледәгеләре генә тулысынча коймалап алынган. Ә 19ы киртә белән генә тотылган яисә бөтенләй коймаланмаган, тирә-яклары казылмаган, инвентарь, кораллар һәм дезинфекцияләү чараларын саклау урыны юк. Моннан тыш, Югары Нурлаттагы һәм Яңа Әлмәттәге ике чоңгылны консервацияләү кирәк, чөнки алар эшләми, - диде дәүләт ветеринария инспекторы. Аның әйтүенчә, ачыкланган кагыйдә бозулар буенча административ җәзаны күздә тоткан предписаниеләр язылган икән. Планнан тыш урынга чыгып тикшерүләр 25 майда башланачак. "Штрафниклар исемлегенә эләкмәс өчен бу вакытка кадәр барлык җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне бетереп өлгерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария биотермик чоћгыл "себер тњлђмђсе"