Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Сатып алучы һәрвакыт хаклы

    Үткән чорда Дәүләт алкоголь инспекциясенә 3 нурлатлы мөрәҗәгать иткән. Аларны сатып алынган товарның (бу очракта көнкүреш техникасының) сыйфаты канәгатьләндермәгән.

    РФның "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законында сатып алучының таләпләрен карау сроклары билгеләнгән, дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гатина. Әгәр кулланылган чаралар нәтиҗә бирмәсә, тулырак консультация һәм ярдәмне эчке базар үсеше һәм координация бүлегендә Чистайда 5-49-85, шулай ук Нурлатта 2-19-45 телефоны буенча алырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: