Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

САВЫГУНЫ ДӨРЕС ТУКЛАНУДАН БАШЛЫЙЛАР

Өстәлдә - җиләк-җимеш һәм кавыннан протеин коктейле, ә табын артында - төрле яшьтәге нурлатлылар бер-берләрен бәйрәм белән котлыйлар.

Нурлаттагы туклану һәм дөрес тормыш рәвеше клубына йөрүче 25ләп кеше Яңа ел бәйрәмен шулай билгеләп үтәләр. Кыздырылган каз, оливье салаты, пилмән, торт ише Яңа ел нигъмәтләрен онытып, сәламәт ризык белән туклануга, үз исәнлекләре турында кайгыртуга алынучылар болар. Әлбәттә, аралашу узып баручы елга нәтиҗә ясаусыз үтми.
- Мин бу елга бик рәхмәтлемен: клубка йөреп 15 килограмм артык авырлыгымнан котылдым, 7 яшькә биологик яшәрдем. Үземне бер дигән хис итәм, - дип сүз башлый Любовь Бахтамаева. Аны дәвам итәргә теләүчеләр шактый булып чыкты. Ирек Хәмитов, Владлена Семенова, Гүзәл Лотфуллина да 5-7 килограмм авырлыктан котылулары турында шатланып хәбәр итәләр. Клубка йөүче өлкән яшьтәге өч - Бахтамаевлар, Зиничевлар, Сафиннар гаиләләре үз-үзләрен әйбәт хис итүләре, яңа дуслар табулары турында өстәргә дә онытмыйлар. Ә аннан клуб җитәкчесе, дөрес туклану тренеры Татьяна Болбас иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләр тапшыра, киләсе елда һәрберсенә сәламәтлек һәм яхшы кәеф тели.
Туклану һәм дөрес тормыш рәвеше клубы Нурлатта 1 июньнән генә эшли әле. Әмма шул арада 36 кеше үз тормыш рәвешен үзгәртү ниятенә керешеп, программа циклын әйбәт нәтиҗәләр белән үткән инде. Күбесе әле дә клуб белән хушлашырга ашыкмый.
- Кеше үз сәламәтлегенең алыштыргысыз кыйммәт булуын аңлап, тормышын үзгәртерлек көч таба икән, исәнлек, әйбәт кәеф һичшиксез килми калмаячак, - ди Татьяна Егоровна мисалларны тагы да барлап. Хәер, иң ышандырырлык мисал-ул үзе: 8 айда 23 кг. артык авырлыгы белән хушлашып, сәламәтлеген, яхшы кәефен кайтарган һәм яшәү теләген арттырган кеше бит ул!
...Яңа ел мәҗлесе әңгәмә артында күңелле генә ага тора, ул арада хуҗабикәләргә бәйрәм табынына аз калорияле, витаминнарга бай ризыклардан рецептлар тәкъдим ителә. Зифа буй-сынлы, көр кәефле, сәламәт буласыгыз килә икән, сез дә әлеге реңептлардан файдалана аласыз.
Файдалы салат бик гади: авокадо, грейпфрутны турап, аңа эремчек кушасы һәм зәйтүн мае, бераз уксус, бал, лимон согы һәм борыч кушылган катнашма белән болгатасы гына. Кишерне, сарымсакны угычтан чыгарып, эремчек, вакланган кара җимеш белән катнаштырып бер дигән десерт ясап була. Кыскасы, Яңа ел табыны витаминнарга мул булсын, ә үзегез сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Яңа ел табыны витаминнарга