Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сайлаулар–2015: Кичке алтыларга сайлаучыларның күбесе үз тавышларын бирде

Сәгать кичке 6га шәһәр һәм район сайлау участокларында сайлау пассив төс алды.

Сәгать 6га шәһәр сайлау участокларында 87,84, район буенча 90,86 процент тавыш бирелде. Районыбызда сайлауларда гражданнарның актив катнашулары һәм аңа югары дәрәҗәдә җаваплылык белән караулары өчен нурлатлыларны уңай яктан бәяләргә була. Сайлаучылар шәһәр гимназиясендә урнашкан ике участокка бәйрәмчә килделәр. Күтәренке кәеф, сайлаулар ишле булуы, дус-ишләр, таныш-белешләр белән күрешү - шундый традияциядә бара Нурлат сайлаулары.
Сайлау участокларында сайлауларның уңышлы баруына хокук тәртибен саклаучылар торышлыгы белән дә ирешелә. Полиция җитәкчесе урынбасары Дмитрий Фомин әйтеп киткәненчә, сайлаулар тәртип бозуларсыз бара. Сайлау участокларында 67 полиция, 15 шәхси сак предприятиясе хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружиналарыннан барлыгы 30 кеше кизү тора. Район үзәк хастаханәсе, МЧС һәм полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә сайлаулар белән бәйле хәлакәтләр күзәтелмәгән. Сайлаулар ахырына якынлаша. Аның чиста һәм гадел үтүе күз угында булган. -Шәһәрдә сайлауларның барышын "Бердәм Россия" партиясеннән 17 күзәтүче, ТР Президентына кандидат Рөстәм Миннехановтан 16 күзәтүче һәм 17 совещательный тавыш хокукына ия 17 участок комиссиясе әгъзасы күзәтте. Президентлыкка кандидатлар Рушания Бильгильдиевадан һәм Хафиз Миргалимовтан 2шәр күзәтүче, соңгысыннан 2 комиссия әгъзасы катнашты,-диде безгә шәһәр буенча опер-төркем җитәкчесе Марина Абрамова.-Алар тарафыннан бернинди хокук бозулар теркәлмәде. Өйдә генә тавыш бирүчеләрнең иң зур пункты булып Нурлат интернат йорты санала. Интернат-йорт җитәкчесе Евгений Савинов әйтүенчә, аларның 120 тәрбияләүчесе сайлауда катнашачак. Алар өчен №2332 Нурлат-Көнчыгыш күчмә сайлау участоклары үз өйләрендә үк сайлау мөмкинлеген оештырганнар. Интернат-йортта яшәүче Альберт Бикмөхәммәтов мондый сайлау шартлары алар өчен бик уңай, дип әйтте:
- Мин сайлауларны бик мөһим чара дип уйлыйм. Һәм йортка килеп, безгә сайларга мөмкинлек бирүләре дә бик әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев