Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта сәүдә өчен махсус урыннар бар

Ишекләре ян-якка ачылган ашамлык сатучы "ГАЗель"ләр, кулдан ясалган киштәләрдәге трикотаж, кибет һәм тукталыш павильоны арасында исә бакчадан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш... Асылда эре кибетләр урнашкан шәһәр үзәгендә мондый күренешкә еш тап буласың. Берничә ел эчендә, ниһаять, бу территорияне тәртипкә китерделәр - асфальтладылар, кайбер урыннарына брусчатка түшәделәр, әмма бу мәйданны барыбер чиста...

Моңа исә санкцияләнмәгән сәүдә итү дә үз "өлешен" кертә. Бакча нигъмәтләре белән сату итүчеләр үзләреннән соң сәүдә киштәләре ролен үтәгән буш тартмаларын, әрҗәләрен, пакетлар калдырып китәләр. "Үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрегезне нигә базарда сатмыйсыз соң? Анда барлык шартлар да тудырылган, санитар яктан да дөрес булыр иде," -дигән сорауга да җаваплары бар: без көне буена да сәүдә урыны өчен түләрлек товар сата алмыйбыз, диләр. Әмма базарда урын өчен түлисе түгел бит.
- Андый сатучылар өчен безнең ябык бинада махсус урыннар бирелгән, - ди уничерсаль базар директоры Айрат Вәлиуллин - Урын өчен түләргә кирәкми, нинди мәйдан биләүләренә карап, әлеге урынны җыештырган өчен 5-30 сумнар түлисе генә бар.
Сатып алучы Лидия Васильевна үзәктә универсаль киштәләр кую әйбәт булыр иде, элек шундый сату урыннары шикәрчеләр һәм тимер юлчылар бистәсендә эшләде бит, ди. Алар матур да, сату итүчеләр өчен җайлы да булыр иде. Әмма, территорияне җыештыру утрында сүз чыкса, мондый сәүдә урыннары да буш калмас микән соң?..
Авыл халкының да сәүдә алып бару өчен үз иткән урыннары бар. Биш катлы йортларның ишегалларында алар машиналарыннан ук ит саталар. Ул нинди сыйфатта? Мал нинди шартларда чалынган һәм эшкәртелгән? Сатып алучыларны монысы кызыксындырмый, күрәсең, иң мөһиме - бәясе кулай. Ә бит уйланырлык җирлек бар: мондый сәүдәгәрләр санитар тикшерүләрдән шүрләп, шундый сату ысулына бармый микән?
Санкцияләнмәгән сәүүдә урыннары турында сүз кузгаткач, шәһәрдә сезонлы һәм бәйрәм сәүдәсе өчен 12 нокта барлыгын да әйтик. Алар шикәрчеләр, тимер юлчылар бстәләрендә, Яшьлек микрорайоннарында да бар. Тик менә бүген гөрләп сәүдә барган Кооператив урамы санкцияләнгән сәүдә урыннары схемасына кертелмәгән. Гомумән, шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча колачлы эшләр алып барылганда Нурлат үзәген базарга әверелдерү бер дә килешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат