Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Съезддан нурлатлылар яңа машина белән кайттылар

26 декабрьдә "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында узган Татарстанның муниципаль берәмлекләренең IX съездында Нурлаттан район башлыгы Равил кузюров җитәкчелегендә 30 кешелек делегация катнашып кайтты.

Республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган съезд эшендә ТР муниципаль берәмлекләр эшенә йомгак ясалган. ТОСлар эшләрен җанландыру, урыннарда авыл советы биналарын тәртипкә китерү һәм башка мәсьәләләр турында уртага салыйп сөйләшенгән. Форум кысаларында Нурлат районының Мамык, Иске Әлмәт һәм Чулпан авыл җирлекләре башлыклары Алия Ахуньянова, Равил Хисамов, Хафиз Ситдыйковка республика смотр-конкурсында җиңүләре өчен "Шевроле-Нива" автомобильләре тапшырылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X